Бәрәскә авылының хуҗалык һәм культура үсеше

1920 елда авылда ике кибет ачыла. Алар авыл халкын кирәк - ярак белән тәэмин итеп торалар.

1925 елда авылда башлангыч мәктәп ачылып, анда ике укытучы, 1 мөдир эшли.

1928-1929 елларда хөкүмәттә запас икмәк булмый. Авылның коммунистлары һәм комсомоллары кулаклардан, байлардан икмәк җыя башлыйлар. Ләкин илнең дошманнары җиңел генә ашлыкны яңа һөкүмүт кулына бирергә теләмиләр һәм авылда бәрелешләр булып ала. Шуның өчен Сабирҗанов Гарифҗан, Гобәйдуллин Борһан, Гайнуллин Габат, Галиев Гани, Вәлиев Шәриф барысы 13 хуҗалык авылдан Уралга сөргенгә куыла, ә байлыклары дәүләткә алына.

 

Тулырак...

Бөек Ватан сугышы елларында

Бөек Ватан сугышы елларында илебез өстенә афәт килгәч бәрәскәлеләр үзләренең кем икәннәрен тагын бер кабат күрсәттеләр. Бөек Ватан сугышында дошманны җиңүгә Бәрәскә халкы үзеннән зур өлеш кертте. Сугышка барысы 600 ләп ир – егет алына. Авылда хатын – кызлар, яшүсмерләр, бала – чага, карт – корылар гына кала. Аларга барлык эшләрне дә кул көче белән башкарырга туры килә. Сугыш елларында Бәрәскә халкы фронтка бик күп икмәк үстереп җибәрә.

 

Тулырак...

Бәрәскә мәктәбе тарихы

1925 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла. Бәдыйгов Гәзиз, аның тормыш иптәше Бәдыйгова Фатыйма , Шәйхиева Мәсхүдәләр мәк¬тәпнең беренче укытучылары булалар.

КГалимҗанова Нәгыймә апа алар турында менә нәрсә ди : " Газиз һәм Фатыймалар, берсе мулла малае, икенчесе мулла килене булуга карамастан Совет властена тугырылыклы хезмәт итттеләр. Минем сеңлем Гарипова Разия анарда белем алды. Хәзерге вакытта исә сеңлем Мәскәүдә бухгалтер булып эшли "(язылып алынды 19.10.1971 ел.).

1930 - 1931 елда башлангыч мәктәп бетерелә, аның урынына җи-дееллык мәктәп салына. Шәйхиев Габделхай, Хадиев Габделхак, Ахметшина Гайшә, Гыйльмиева Гаффә һәм берничә укытучы монда балалар укыта башлыйлар.Алар авылдагы балаларга аң-белем бирәләр, карт-корыны укуга тарталар.Укытучылар, җыеп әйткәндә, наданлыкны бетерергә тырышалар 1934 елда Купец йортында 5 – 6 класс күләмендә укыта башладылар. Шушы кечкенә генә купец йортының бүленгән класслары, сәхнәсе бар иде. Концертлар куйган көнне авыл халкы шунда җыйнала иде.

 

Тулырак...

Колхозлашу елларында

1930 нчы елда Бәрәскәдә ике колхоз барлыкка килә. Түбән авылда - “Таң”, ә югары авылда – “Трактор”.

Колхоз төзелгән елларда мин 12 яшьлек кыз идем. Колхоз төзү турындагы җыелыш Кытый Әхәтләре янында каравыл өендә булды. Хөснетдинов Гыйльми, Хәбибуллин Фәйзи җыелышны башладылар. Колхозлашу 3 елга сузылды. Башта колхозга 30 кеше керде.

 

Тулырак...

Бәрәскә мәчете

Безнең авылыбызның мәчете бик борынгылырдан саналган.Бу таш мәчет авылыбызның уртасында урнашкан. Байлар үз акчаларына мәчнт, мәдрәсәләрсалдыралар һәм алар халыкка мәгърифәт таратуда зур йогынты ясыйлар. Шиһабетдин Мәрҗанинең“Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” исемле тарихи хезмәтендә күрсәтелгәнчә, Бәрәскәдә зур таш мәчетне 1769 елда Ибраһим Йосыф улы дигән бай салдыра. Ибраһим мәшһүр сәүдәгәрләрдән санала, зур байлык иясе һәм ярдәмчел кеше була, күп яхшылыклар кыла, күп санлы мәчетләр, мәдрәсәләр салдыра һәм башка изгелекләр эшләп калдыра.

 

Тулырак...