Бәрәскә авылы тарихы

Бәрәскә авылы бик матур җирдә урнашкан. Республикабызның төньяк – көнбатышында. Бәрәскә Казан артының борынгы һәм зур авылларының берсе. Аның вакыйгаларга бай чал тарихы, халкыбызның мәгърифәте һәм мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше бар. Бәрәскә тарихы татар халкы язмышының бер чагылышы ул.

Моннан 435 ел элек, ягъни XVI гасырның 1539 елларда ук инде безнең туган авылыбыз барлыкка килгән. Моны Түбән Бәрәскә зиратында хатын – кыз исеме язылган болгар – татар кабер ташы раслый.

Бәрәскә авылы Әтнә районында урнашкан. Бәрәскә атамалы авыллар шактый тарихи чыганакларда, берләшмәләрдә, документларда телгә алыналар. Казан ханлыгы чорындагы авыл атамаларын исәпкә алган исемлектән Алат юлы өстендәге Бәрәскә һәм кече Бәрәскә авыллары теркәләгән. 1602 – 1603 еллардагы мәгълүматларны туплаган Казан өязе теркәү кенәгәсендә Гәреч һәм Алат юлы өстендәге Бәрәскә авылы билгеләнгән. Теркәү кенәгәсендә  Бәрәскә суы күрсәтелгән. Түбән Бәрәскә авылында Һ.В. Йосыпов XIV – XV йөзләргә мөнәсәбәле кабер ташлары тапкан. Д.А. Корсаков бастырып чыгарган белешмәдә Бәрәскә авыллары искә алына. Югары Бәрәскә, Олы Бәрәскә авылларында – 80, Бәрәскәдә - 120, икенче Бәрәскәдә - 111 йомышлы татар көн иткән. 1859 ел мәгълүматларын эченә алган белешмәдә күрсәтелгәнчә, Түбән Бәрәскә авылындагы 71 хуҗалыкта мөселман динендәге 349 ир – ат, 332 хатын – кыз көн иткән, мәчет эшләгән. Югары Бәрәскә авылындагы 166 йортта 743 ир – ат, 694 хатын – кыз гомер кичергән, мәчет эшләгән. Усюл ( Яңа Бәрәскә) авылындагы 18 хуҗалыкта 63 ир – ат һәм 61 хатын – кыз гомер иткән. Н.Н. Вечеслав бастырып чыгарган белешмәдә күрсәтелгәнчә, югары Бәрәскә авылы Югары Бәрәскә җәмгыятенә кергән. Авылдагы 187 йортта 773 ир – ат һәм 770 хатын – кыз яшәгән. Анда ике мәчет (кирпич һәм агач), 2 мәктәп, 3 кибет, 2 җил тегермәне эшләгән. Түбән Бәрәскә авылы Түбән Бәрәскә авылы җәмгыятенә берләшкән. Авылдагы 103 хуҗалыкта 393 ир – ат һәм 366 хатын – кыз көн күргән. Авылда агач мәчет һәм җил тегермәне булган. 1898 елгы белешмәдә Түбән һәм Югары Бәрәскә авылларында татарлар яши дип күрсәтелә. К.Л. Берстель белешмәсендә язылганча, Түбән Бәрәскә авылында 990, Югары Бәрәскәдә 1555 татар кешесе көн күргән. Н. Борһанова мәгълүматларына караганда, Югары һәм Түбән Бәрәскә авыллары халкы күршедәге Кече Өшкәтә авылы белән бергә июнь ае уртасында Бәрәскә җыен бәйрәм иткән.