Авылыбызда игътибарга лаек тагын бер тарихи истәлек бар: Югары Бәрәскә авылы зиратында кирпечтән эшләнгән ике зур төрбә саклана. Бездә аларны таш пулат дип атыйлар. Кызгыныч, хәзерге вакытта, төрбәләр шактый җимерелгән. Мәктәп музеенда 1978 елда тарих укытучысы Л.М. Әхмәтҗанова төшергән төрбәләрнең фотолары саклана. Ташлулат Югары авыл зиратының уртасында урнашкан. Аның тышы кызыл кирпечтән төзелгән, ә тәрәзә, ишекләре тимердән бизәкләп эшләнгән. Ташпулат эчендә гарәп хәрефләре белән язылган кабер ташы тора. Төрбәләр 14-16 метр чамасындагы зурлыктагы дүрт стеналы йортны хәтерләтәләр. Төрбәләр икесе дә бер-берсенә охшаганнар, яндырылган кызыл, калын кирпечтән өелгәннәр. Түбә шикелле әйберләр юк. Төрбәләрнең биеклеге 2 метр чамасы.

Югары Бәрәскә зиратындагы төрбәләрнең төзелү вакыты XVIII йөзгә карый. Билгеле булганча, татар халкында кабер өсләренә төрбәләр, ягъни йорт кебек корылмалар кору гадәте ерак гасырлар төпкеленнән үк килә. XVIII гасырда төрбәләр кору бераз гына җанланып китә. Алар зур кызыл кирпечләрдән, дүрт стеналы йорт сыман, өсләре ябылмыйча эшләнгән, төрле зурлыктагылар бар. Ләкин Татарстанның XVIII йөздән сакланып калган төрбәләре күп түгел. Нигездә төрбәләр Казан тирәсе районнарында күренә. Алар Бәрәскә авылында һәм Биектау районының Өлә-Казаклар, Яшел Үзән районының Мулла иле авылы зиратларында сакланып калганнар.

Югары Бәрәскә авылындагы төрбәләрне сәүдәгәр Ибраһим Борнаев төзеткән дип санала. Бу турыда Ш.Мәрҗани югарыда телгә алынган хезмәтендә “Бәрәскәдә Ибраһим бине Йосыфның таштан төзелгән зур пулатлары, каберлегендә тимер ишекләр белән ясаткан таш стенасы, күп басулары, урман-җирләре һәм сулары булган” дип язып калдырган. Монда авылыбызның иң бай кешеләре күмелгән. Әбиләр әйтүенчә, монда кыймәтле әйберләр дә күмелгән булырга тиеш, чөнки элек байлар¬ны күмгәндә аларның байлыкларын - алтын акчаларын, кыйммәтле таш¬лардан эшләнгән бизәнү әйберләрен дә бергә күмгәннәр. Бу Ташпулат белән Казанның тарих институты галимнәре дә кызыксына. Бик бай авыллардан саналган безнең авыл, шуңа күрә тарихи дә бик күп.