Бәрәскә авылы каян килеп чыккан соң? Моны төрлечә аңлаталар . Тарихны тирәнгәрәк карап китсәк, кайбер тарихи мәгълүматларга игътибар итәргә кирәк. Бу төбәккә безнең бабаларыбыз беренче тапкыр Бөек Болгар иле монголлар тарафыннан җимерелгәч , явыз илбасарлардан качып күченеп килгән булырга тиеш. Ләкин әле бу вакытта авыллар барлыкка килми, бабаларыбыз шунда яшәгән марилар янына килеп урнашканнар. Олы Бәрәзәдә әлегә кадәр марилар урамы дигән урамның яшәп килүе моны раслый торган дәлил. Татар авлларының үсеп, ныгып китүе Казан ханлыгы оешкан чорга туры килә. Казан ханлыгының төньякта яшәгән кабиләләре белән сату итә торган Алат юлы буенча урнашканлыктан, Бәрәзә, Бәрәскә, Әтнә авыллары тиз арада чәчәк атучы бай авылларга әйләнәләр. 

Илгә тагын  бер төр риваять буенча шактый борынгы Бәрәскә атамасының килеп чыгышы тирән тарихка тоташа. 1531 елда 15 яшьлек Шаһгалине Казан тәхетенә утырталар һәм аны нугай кнәзе – Йосыф морза кызы Сөембикә белән никахлаштыралар. Сөембикә казанга бик күп мал – мөлкәт белән килә һәм бирнә итеп , 20 мең кешедән торган атлы гаскәр дә биреп җибәрәләр. 20 мең атлы сугышчы Казан шәһәренә сыймый  һәм бөтенесен диярлек Казан арты  авылларына урнаштыралар. Безнең якта алар аеруча күп булган , чөнки Казанга якын. Алатка шушы нугайлар нигез салган  дигән фикер дә бар. Бәрәскә урнашкан җиргә нугайлар җомга көн килеп төпләнгән булырга тиеш һәм аңа Бәрәскә атамасы биреп  калдырулары да ихтимал. Бәрәзә атамасы да шул ук тамырдан. Ул атнаның берәр көн исеме булырга тиеш дип фаразларга мөмкин. Моны ачыклау өчен төрки телләргә мөрәңәгать итәргә мөмкин . “Параски” сүзе “ җомга көн “ дигән мәгънәне белдерә.

Бәрәскә авылы атамасы турында тагын берничә ривыаятьләр бар:

  1. Ике авыл элек җир өчен сугышканнар. Шул вакытта “бәр аска” дип сугышчыларга күәт биреп торучылар булган. “Бәр аска” дигән сүздән Бәрәскә исеме аталып калган.
  2. Бәрәскә урнашкан урында элек каенлык урманы булган “Березка” сүзеннән исеме калган диләр. (Бу сүзләр Кадыйров Хөснетдин истәлекләреннән алынган)
  3. Бактачы, Яңа Бәрәскә авылларында яшәүчеләр Бәрәскәдән күчеп утырганнар. Ул җирләр Бәрәскә авылыныкы булган. Шул бактачы, Яңа Бәрәскә авыллары урнашкан җирләрдә “Бараскин” исемле мари яшәгән, бу җирне Бәрәскәлелеәр шул Бараскин исемле маридан алган булганнар. “Бараскин” сүзеннән “Бәрәскә” дигән исем калган. (Сафаров Бари истәлегеннән)
  4. Бәрәскә авылы урнашкан урында элек зур урман булган. Бу урынга хан Кирмән килеп урнашкан. Ул агачларны кистереп ашлык чәчү өчен җирләр хәзерләткән. Аның дүрт улы булган. Уллары да төрле урыннарга таралып урнашканнар.: бер улы Түбән Көеккә, берсе Әйшиязга, берсе Кышкарга барып урнашкан. Акнаш исемле улы Бәрәскәгә урнашып калган. Хәзер Бәрәскәдә 8 буын яшәгән. Хан Кирмәннең улы Акташ, аның улы Уразай, аның улы Мостай, аның улы Ваһап, аның улы Латыйп, аның улы Кадыйр, аның улы Хөснетдин, аның улы Мөхәммәтхан. Бөек Ватан сугышында һәлак булган.