Бөек Ватан сугышы елларында илебез өстенә афәт килгәч бәрәскәлеләр үзләренең кем икәннәрен тагын бер кабат күрсәттеләр. Бөек Ватан сугышында дошманны җиңүгә Бәрәскә халкы үзеннән зур өлеш кертте. Сугышка барысы 600 ләп ир – егет алына. Авылда хатын – кызлар, яшүсмерләр, бала – чага, карт – корылар гына кала. Аларга барлык эшләрне дә кул көче белән башкарырга туры килә. Сугыш елларында Бәрәскә халкы фронтка бик күп икмәк үстереп җибәрә. 1941 ел 7746 пот, 1942 ел – 10278 пот, 1943 ел – 11320 пот, 1944 ел – 12012 пот.

Халык үз акчасын да да жәлләми. Сугышчыларга җылы киемнәр җыйнап җибәрелә. Мәктәп укучылары, укытучылар зур эш башкаралар.

Сугыш елларында халыкның тормышы бик авыр була, кешеләр бик ябык иделәр. Кешеләр арасында төрле төрле авырулар чыга: корчаңгы, сары, кызамык, бизгәк һ.б. Халык барысына да түзде, тырышты. Сугышта батырларча сугышып 280 кеше мәңгегә ятып калды. Аларның истәлегенә олы юл буенда солдат һәйкәле салынды. Бу һәйкәл 1967-68 елларда салынды. Ел саен 9 майда “ Җиңү бәйрәме көнне” бу һәйкәл янына авыл халкы җыелып, сугышта батырларча һәлак булганнарны искә төшереп китәбез. Орден медальләр белән әйләнеп кайтучы якташларыбызда күп булды. Хәзер дә алар безнең арабызда аз булса да бар әле. Аларга безнең хөрмәтебез зур.