1920 елда авылда ике кибет ачыла. Алар авыл халкын кирәк - ярак белән тәэмин итеп торалар.

1925 елда авылда башлангыч мәктәп ачылып, анда ике укытучы, 1 мөдир эшли.

1928-1929 елларда хөкүмәттә запас икмәк булмый. Авылның коммунистлары һәм комсомоллары кулаклардан, байлардан икмәк җыя башлыйлар. Ләкин илнең дошманнары җиңел генә ашлыкны яңа һөкүмүт кулына бирергә теләмиләр һәм авылда бәрелешләр булып ала. Шуның өчен Сабирҗанов Гарифҗан, Гобәйдуллин Борһан, Гайнуллин Габат, Галиев Гани, Вәлиев Шәриф барысы 13 хуҗалык авылдан Уралга сөргенгә куыла, ә байлыклары дәүләткә алына.

1930- 1931 елларда җидееллык мәктәп ачыла. Авылда коллек тивлаштыру хәрәкәте башлана, 18 хуҗалык колхозга керә. Колхоз кулаклар коткысы белән тарала. Авылда ул вакытта колхоз ны таркатмас өчен крестьяннар яңадан керә башлыйлар.

1931 елда авылга беренче " Фордзон" маркалы трактор кайта трактористы Галиев Гәрәфи бу ла. Барлык авыл халкы моңа бик куана. Тракторны авыл буйлап йөртәләр. Авылга тракторлар кайту авыл халкын авыр эшләрдән азат итә, авыл хуҗалыгын алга җибәрүдә этәргеч була.Шушы ук елны авыл колхозчылары авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә булып кайталар.

1932 елда авылда беренче хатын-кыз тракторист булып Бәй мова Шәрпи эшли.Шул чорда 3 тракторист, 3 комбайнер, 2 шофер була.

1932елда 3 СТЗ тракторы, 1 "Вендровер" комбайны була.

1934 елда 5 трактор,5 комбайн, 4 автомашина була.

1935 елда 8 трактор,4 шофер, 9 комбайнер була.

1935 елны авылда клуб һәм уку өе ачыла. Шул чорда 3 кеше ар¬тист була. Ахметзянов Госман һ.б.р. Клуб мөдире булып Бәйрамов Абдул, драмтүгәрәк җитәкчесе булып Шамкин Хәким эшли,ә уку өе мөдире булып Хәкимова Сания эшли.

Драм түгәрәк членнары:

Бәйрамов Абдул, Бэйрамова Шәрпи, Аюпов Якуп, Рәкыйпов Һади, Рәкыйпов Нургали, Латыйпов Мәгъсүм, Рәкыйпова Рәбига, Махру, Гыйльмиева Гаффә, Галиева Хатирә, Латыйпов Вәли,Хали кова Әминә, Хәбибуллин Хәйрулла.

Драм түгәрәк атнага бер мәртәбә сәхнәгә пьеса яки агит - чыгыш ясап бик яхшы эшләп килә.

Терлекчелек алдынгылары:

Хисамиева Гөлчирә, Фазылҗанова Нурания 2000 литрдан артык сөт савып алдылар. Вәлиева Шәфика дуңгызларны яхшы итеп тәрбияли. Вафина Рәхимә яшь бозауларны озак еллар яхшы итеп тәрбияләп үстереп бирде. Аддыңгы ат караучылар: Шәмсиев Гыйлаҗ, Сәмигуллин Ярулла. Хөснетдинов Шәйхи, Ахметзянов Габдуллаҗаннар.

Ул вакытлардагы колхоз алдыңгылары комбайнерлардан: Хиса-миев Нәби, Хәбибуллин Равил 400 га урынына 550 шәр га җир ур¬дылар. Алдыңгы трактористлар : Мимуллин Хәкимулла, Бэйрамова Шәрпи, Ситдыйков Минһаҗ һ.б.р.

1937- 1941 елларда 9 кеше колхоз, 7 кеше авыл советы предсе-дателе, булып эшли.

1936 елдан 1941 елга кадәр 17 тракторист. 23 шофер, 12 комбай-нер һәм 1 механик була.

1937 елдан 1947 елга кадәр авылда 12 укытучы, 1 кеше директор булып эшли.

1937 елда авылда амбулатория ачыла.

1945 елда авылда балалар тудыру йорты ачыла һәм балалар өчен плошадка эшли башлый.Шушы чорда 10 кеше авыл хуҗалы гы күргәзмәсендә катнаша.

1948 елда авылда картлар йорты ачыла. Анда 11 кеше тәрбиялә нә.

1948 елда авылның түбән ягы электрлаша башлый.

1949 елда авылга радио керә.

1949 елда авылда наданлык бетерелә. Бер летчик, 1 кеше обком секретаре, 1 кеше инженер һәм 2 кеше агроном булып эшли. 21 кеше урта белемле, 3 кеше югары белемле. 2 хатын- кызга Герой ана исеме бирелә, 62 хатын-кыз медальләр белән бүләкләнә.

1951 елда авылда сельмаг ачыла.

1952 елда авылда җиләк- җимеш бакчасы һәм умартачылык булдырыла.Шушы елда 12 кеше авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша.Колхозда барлыгы 5 йөк машинасы һәм 1 җиңел машина исәпләнә.

1952 елда авыл китапханәсе ачыла.

1952 елда авылда май заводы эшли башлый.

1963 елда Югары Бәрәскә авыл клубы зурайтып эшләнә. Аның мөдире Садриев Абрар дигән кеше була. Ул 1951 елдан 1985 елга кадәр шушы клубта эшли.

1975 елның июнь аенда Югары Бәрәскә авылында Арча мехов-шик берләшмәсенең Бәрәскә филиалы ачыла

1971 елда авылда сигезеллык мәктәп бетерелеп. Урта мәктәп ачыла.

1971 елда Түбән Бәрәскә авылында колхоз терлекләрен һәм барлык Арча районы колхозларын яшел масса белән тукландырып тору өчен завод сафка басты.

1978 елда яңа админстратив бина ачылды. Андаавыл советы, почта, сберкасса, колхоз идарәсе, комсомол., профсоюзоешмалары, милиция бүлмәләре урнаштырылды. 1989 елда авыл китапханәсе дә шунда күчте.

1975елда авылда фельдшер-акушерлык пункты ачыла Хәзерге көндә анда Шәрипова Гөлҗиһан һәм Касыймова Гүзәлия эшли.

1993 елда авылда яңа агач мәчет төзелде. Аның мулласы итеп Зиганшин Гәрәфетдин сайланды.

1994 елда авылда яңа балалар бакчасы төзелде.

1995 елның сентябреннән авылга газ керә башлады һәм авылдагы хуҗалыклар тулысынча газлаштырылды.

1999 елдаЛенин исемендәге колхозга 1984 елда аерылып чыккан "Татарстан" колхозы кабат кушылды. Аның председателе булып Хәйруллин Илгиз үзе калды.

2006 елда авылыбыз урамнарына асфальт юл җәелде.

Авылда колхоз председательләре булып кемнәр эшләде:

  1. Мәгьсәмов Мөхәммәҗан.
  2. Гыйләҗев И.
  3. Гайнетдинов Габделхак.
  4. Ягушев М.
  5. Садриев Әхмәт.
  6. Нәгыймов Мәгьсүм.
  7. Латыйпов Гариф.
  8. Ибатуллин Һади.
  9. Хәкимуллин Галиулла.
  10. Сәмигуллин Шәрип.
  11. Галиев Хәйрулла.
  12. Мөхәммәтҗанов Садыйк.
  1. Сафин Исмәгыйль.
  2. Бәйрамов Шәрип.
  3. Фәттиев Фәйзи.
  4. Биктимеров Мөхәммәтгали
  5. Ситдыйков Һади.
  6. Хисматуллин Һади.
  7. Касыймова Рауза.
  8. Хәмитов Гомәр.
  9. Хәмидуллин Нури.
  10. Гатауллин Абдулла.
  11. Галиев Фаил.
  12. Моратов Фәрит.
  13. Хәйруллин Илгиз.

Авыл советы председательләре булып кемнәр эшләде:

  1. Хәбибуллин Я.
  2. Саттарова Гөлчирә.
  3. Саттаров Хәбиб.
  4. Сабирҗанов Нургали.
  5. Әюпов Исхан.
  6. Галимҗанова Нәсимә.
  7. Магизянова С.
  8. Мәгьсүмова Галия.
  9. Гимадутдинов Гайнетдин.
  10. Шакиров Гариф.
  11. Хөснетдинов Хәйретдин.
  1. Садыйков Ибрай.
  2. Хәмидуллина Гөлҗиһан.
  3. Гиззатуллин Гатау.
  4. Биктимеров Шакир.
  5. Фатыйхов Рәфкать.
  6. Зиганшина Марзия.
  7. Садыйкова Кадрия.
  8. Шәрипов Хәниф.
  9. Ахметзянова Люция.
  10. Фатыйхов Рәфкать.
  11. Латыйпов Самат.