Авылыбызда бик күп байлар , сәүдәгәрләр һәм муллалар булган . Менә кайбер авылыбыз байларының тормыш юлы: 

Гали һәм Шәрип байларның байлыклары чиктән аша. Алар берничә йорт, таш кибетләр, мәчетләр салдырганнар. Күпләп мал - туар асрыйлар. Малайларын да үзләре кебек байлар иттермәкче булалар, ләкин аларга илдә властьның халык кулына күчүе комачаулый. Колхозлашу башланганчы алар байлыкларын халык кулына бирмәс өчен күмеп куялар һәм авылдан тизрәк чыгып китү ягын карыйлар. Гали бай кибете буыннан-буынга килгән кибет. Бу кибет әле 1906 елны да эшләгән. Кызганычка каршы бу кибет 1928 елда җимерелгән. Аны тракторлар белән җимереп бетереп, ташларын юлга җәйгәннәр. ә бераздан  Гали бай өен  картлар йорты итеп куялар.

Авылның тагын бер бае – купец Сафа. Сафаның да зур йортлары, кибетләре була, ләкин ул күбесенчә

ит сату белән шөгыльләнә. Әтнәдә була торган базардан дистәләп мал – туар алып кайта һәм аны бәясен бермә - бер арттырып авылда сата торган була. Каенлык зираты янында 54 га. Җире булган. Әтнә ягында 56 га. җире була. Аның җирләрен авылның ярлы крестьяннары иккән. ул җирләрне арендага биреп торган. Моның өчен зур түләү алган. Купец Сафасы 1930 елларда сөргенгә сөрелә.

 Гайниев Мортаза Зур бай була. Кибет һәм буфетлар тота.

Юсупов Ибрагим Борнаев. Эре сәүдәгәр. Башта Байчыга авылы урынына килеп урнаша һәм тире эшкәртү заводы кордыра. Бу заводта бик күп кешеләр тире иләү белән шөгыльләнгәннәр. Ибрагим бай һәр җомганы Бәрәскәгә төшеп намаз укып йөргән, гаеткә йөргән. Тора – бара ул Бәрәскә халкы ризалыгы белән Бәрәскәгә күчеп утыра, йорт сала. Ул 17 йөз урталарында Түбән Бәрәскә фермасы урнашкан урында кирпеч заводы салдыра. Югары. Патша хөкүмәте Юсупов Ибрагимга Яңа Бәрәскә авылы артыннан 1070 га. җир биргән. Аның 400 гектары урман була. Бу җир баганалары  чуен баганалар һәм таш коймалар белән әйләндереп алынган була. Бу коймаларны кордыруга билгеле патша  хөкүмәте ярдәм иткән , бу бай патша хөкүмәтенең  күренекле  кешесе булган. Хәзерге “Җапый” дип аталган  тегермән алдында “ Касап “ дигән бойный була. Хәтта монда күп кенә авылларда  терлекләрне суярга  китергәннәр. Суелган терлекләрнең итләре матылган, тиреләре тире-күн  фабрикаларында  Эшкәртелеп  сатылганнар. Бу “Касап” белән Ибраһим бай идарә иткән.

 Муса бай. Хәзерге Латыйпова Фагыйлә  урынында була. Махру күлен шушы бай казыта. Бу күлнең әйләнәсендә декоратив агачлар, алар рәшәткәләр белән әйләндерелгән булган. Күлдә балыклар үрчетелгән һәм аккошлар йөзеп йөргән. Муса бай урманың Махруд Гәрәе дигән кеше сатып алган. Аның таш пулаты хәзерге Әтнә авылында колхозның машиналарын ремонтлау гаражы – тимерчелек эше алып барыла. Бу пулат Әтнәнең Кизләү дип  аталган  чишмәсе янында.