Безнең авылыбызның мәчете бик борынгылырдан саналган.Бу таш мәчет авылыбызның уртасында урнашкан. Байлар үз акчаларына мәчнт, мәдрәсәләрсалдыралар һәм алар халыкка мәгърифәт таратуда зур йогынты ясыйлар. Шиһабетдин Мәрҗанинең“Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” исемле тарихи хезмәтендә күрсәтелгәнчә, Бәрәскәдә зур таш мәчетне 1769 елда Ибраһим Йосыф улы дигән бай салдыра. Ибраһим мәшһүр сәүдәгәрләрдән санала, зур байлык иясе һәм ярдәмчел кеше була, күп яхшылыклар кыла, күп санлы мәчетләр, мәдрәсәләр салдыра һәм башка изгелекләр эшләп калдыра.

XVIII гасырның беренче яртысында Россия императорлары берөзлексез татарны кысу сәясәте алып бара. Башта икътисади кысу көчәеп китә. Йомышлы татарларның җирләре алына, татар феодаллары «чабаталы морзалар» булып кала, шуңа дини кысу, көчләп чукындыру ялгана, ул 1552 елдан башлап, туктап тормаган, бу чорда иң каты чаралар белән башкарылган. Ләкин империянең күрә алмаган халкы - татарлар – юкка чыкмый, сәләтлерәкләре сәүдәдә уңышка ирешә, беразы мануфактура эшчәнлеген үзләштерә. Баеп, акча туплап китүчеләр дә була. Аны күпме җәберләсәң дә, бу халык кулыннан китабын төшерми.

Екатерина II бу мәгърифәтле халыкны кыргый ысуллар белән буйсындырып булмауны аңлый. Ул ислам юлыннан чыгарып булмый торган татарга юл ачу өчен түгел, бу халыкның инануын, тырышлыгын империягә хезмәт иттерү өчен ислам диненә беркадәр юл бирә. Әби патшаның яңа сәясәтеннән файдаланып, татар байлары мәчет, мәктәп, мәдрәсә төзү эшенә керешә. Мәчетнең хәзереге көндә сакланган ике катлы кирпеч бинасы 1769 елда сәүдәгәр Ибраһим Борнаев акчасына төзелгән. Чыгышы белән Шимбернеке, Бәрәскә авылына күчеп килгән Ибраһим Борнаев Әби патшага шәхси үтенеч белән мөрәҗәгать итеп, Түбән Бәрәскә авылында таш мәчет төзергә рөхсәт сорый. Шул ук чорда Казан сәүдәгәрләре дә Екатерина II дән Казанда таш мәчет төзергә рөхсәт алалар. Әмма Казандагы , бүгенге көндә якташыбыз Мәрҗани исемен йөрткән мәчет 1770 елда төзелеп бетә, ә Түбән Бәрәскә авылы Беренче җәмигъ мәчете халыкка 1769 елда ук хезмәт итә башлый.

Бәрәскә мәчете төзелү турында Шиһабетдин Мәрҗани “Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр” исемле танылган тарихи хезмәтендә язып калдыра: “Авыл уртасындагы таш мәчетне шул авыл кешесе Ибраһим бине Йосыф бине Әснай бине Исәнкол бине Борнагыл 1183(1769) ел азагында бик нык итеп, баскычларын чуеннан ясатып салдырган. Ул үзе 1201 (1780) елның шәгъбән аенда Бәрәскә авылында вафат була. Таһир, Сөләйман, Ягькуб, Гайса, Габдеррәшид, Мөэминә һәм Зөлһәбирә исемле балалары кала. Ибраһим мәшһүр сәүдәгәрләрдән санала, зур байлык иясе һәм ярдәмчел кеше була, күп яхшылыклар кыла, күпсанлы мәчетләр, мәдрәсәләр салдыра һәм башка изгелекләр дә эшләп калдыра.

Казанның беренче мәчетенә кулъязма Коръән биргән була. Монысы хәзер минем кулда. Утызынчы кисәгенең ахырында түбәндәге сүзләрне язган “... Шушы изге китапны Казан өязенең Алат юлы Бәрәскә авылы кешесе Ибраһим Йосыф углы Казан шәһәренең Иске бистәсендәге Олы таш мәчеткә бүләк иттем... Әгәр аны кем дә кем уку ниятеннән башка үзенә милек итеп алса һәм бикләп тотса, бөек алланың каргыш һәм ләгънәтләре ул кешегә булсын. Һәр мөселман бу изге китапны алып укыганнан соң, бүләк итүчегә хәер – дога кылсын. 1888 (1774) ел, мөхәррәм аеның егермесе, шимбә көн”.

Бәрәскә баеның игелекле эшләрен варислары да дәвам итә. Ибраһим Борнаевның варис-оныкларының берсе – Казанның беренче гильдия сәүдәгәре М.К.Борнаев. Ул 1872 елда Казанда атаклы “Борнаев” мәчете төзеткән.

Ш.Мәржанинең Казан һәм Болгар шәһәрләре хәлләрен бәян иткән тарих китабында Бәрәскә авылы имамнары турында да шактый мәгълүмат табарга мөмкин. Әлеге хезмәтнең “Шәхесләр һәм истәлекле вакыйгалар” өлешендә Бәрәскәдә имам булган руханилардан Мелла Бәшир бине Уразай Бики, Мелла Габделбакый бине Мөссәлим бине Мостафа бине Сәлим әл-Бәрәскәви, Мелла Ягъкуб бине Яхъя бине Җәгъфәрәд-Дөбьязи, Мелла Габдеррәхим бине Бикчәнтәй исемнәрен күрсәтә.

Ш.Мәрҗанинең үзенең якынрак бабаларыннан Сөбхан Габделкәрим угылы ( 1746-1833) да Бәрәскә авылында имам-хатыйп һәм мөдәрис вазифасын башкара. Шулай ук Мәрҗаниның атасы Баһаветдинның да Бәрәскә мәдрәсәсендә белем алганлыгы билгеле.

Бәрәскә мәчете каршында мәдрәсәдә булган. Бәрәскә мәдрәсәсе үзенә күпләрне җәлеп иткән. Шулар арасында танылган мәгърифәтче, Санкт-Петербург университеты укытучысы , тарихчы, этнограф, педагог Хөсәен Фәизханов та булган. Үз авылларындагы мәдрәсәдә укыганнан соң, Хөсәен Фәизханов Бәрәскә мәдрәсәсенең мөдәррисе Габдеррахим бин Бикчәнтәйдә белем ала.

Түбән Бәрәскә авылының беренче мәхәлләсе руханиларыннан Гайнетдин Фәтхуллин ( 1849 елның 21 апрелендә билгеләнә) һәм Шәйхетдин Фәтхетдинов ( 1889 елның 27 сентябреннән 1917 елга кадәр мулла булып тора) исемнәре мәгълүм. XX гасыр башында мәдрәсәдә 90 шәкерт укыган. Бу чорда авылда 1000 нән артык кеше яшәгән. Халык саны арту сәбәпле яңа мәхәллә оештыруга һәм икенче гыйбадәтханә төзүгә ихтыяҗ туган. Казан губерна идарәсе 1902 елда яңа мәхәллә ачарга, ә 1905 елда тагын бер мәчет ( бинасы сакланмаган) салырга рөхсәт бирә. Аның имам-хатибы булып 1905 елның 4 маенда Гебделсабир Баһаветдинов( туган елы – 1875 елның 18 нче феврале) сайланган. Икенче мәхәлләдә мәдәрәсә булмаган.

Традицион татар архитектурасы белән “петербург бароккосы” элементлары кушылып эшләнгән Бәрәскә мәчете ике катлы, ике заллы, түбәдәге манарасы белән була. Ул авыл үзәгендә, ачык, үрле, тигезле җирдә урнашкан. Беренче катын, гадәт буенча, амбар-кибетләр, башка шундыйрак бүлмә-биналар били. Икенче катында анфилад рәвешендә вестибюль белән ике зал урнаша, аларны калын, аркылы дивар аерып торган. Шушы диварга, күрәсең, җимерелгәнче мәчет манарасы таянган. Мәчет белемле архитектор тарафыннан классицизм стилендә проектланган. Түшәме – моңарчы Казанда да булмаган, кирпечтән эшләнгән галәмәт зур гөмбәз була. Контуры белән җәяне хәтерләткән беренче кат тәрәзәләре һәм биек аркалы икенче кат тәрәзәләре “петербург бароккосы” на хас йөзлекләр белән чорнап алынган. 1930 елда Олы Әтнә авылы район үзәге булгач, ВКПб-ның Әтнә район комитетына бина кору өчен кирпеч кирәк була, «иске тормышны җимереп, яңа матур тормыш» төзергә карар кылалар: Түбән Бәрәскә мәчетен җимереп, шуның кирпечләреннән райком бинасы салырга. Мәчетнең гөмбәзен, 2 катының бер өлешен җимереп, кирпечләрне Әтнәгә ташый башлыйлар. Бу кыргыйлыкка чыдамыйча, халык кузгала. Яңа гына Түбән Бәрәскәдә авыл советы рәисе булып эшли башлаган кеше (исемен хәтерләүче юк) Әтнәгә Казаннан кирпеч ташыта башлый, мәчетне җимерүдән саклап кала. Мәчетне кире коралар, ләкин гөмбәзне эшләргә осталар булмый инде, гади түшәм генә җәяләр. Диварларның җимергән өлешен дә элеккечә ясый алмыйлар, бик матур фигуралы тәрәзәләр урынына туры почмаклы тәрәзәләр ясап куялар.