1925 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла. Бәдыйгов Гәзиз, аның тормыш иптәше Бәдыйгова Фатыйма , Шәйхиева Мәсхүдәләр мәк¬тәпнең беренче укытучылары булалар.

КГалимҗанова Нәгыймә апа алар турында менә нәрсә ди : " Газиз һәм Фатыймалар, берсе мулла малае, икенчесе мулла килене булуга карамастан Совет властена тугырылыклы хезмәт итттеләр. Минем сеңлем Гарипова Разия анарда белем алды. Хәзерге вакытта исә сеңлем Мәскәүдә бухгалтер булып эшли "(язылып алынды 19.10.1971 ел.).

1930 - 1931 елда башлангыч мәктәп бетерелә, аның урынына җи-дееллык мәктәп салына. Шәйхиев Габделхай, Хадиев Габделхак, Ахметшина Гайшә, Гыйльмиева Гаффә һәм берничә укытучы монда балалар укыта башлыйлар.Алар авылдагы балаларга аң-белем бирәләр, карт-корыны укуга тарталар.Укытучылар, җыеп әйткәндә, наданлыкны бетерергә тырышалар 1934 елда Купец йортында 5 – 6 класс күләмендә укыта башладылар. Шушы кечкенә генә купец йортының бүленгән класслары, сәхнәсе бар иде. Концертлар куйган көнне авыл халкы шунда җыйнала иде.

1935 елда яңа мәктәп салу өчен Бадый урманыннан агач ташый башладылар. Бу вакытта машиналар булмаганлыктан, агачны атлар белән ташыдылар. Бер атка бер бүрәнә салып, 4 ай эчендә ташып бетерәләр. Авылның иң яхшы балта осталары мәктәпне сала башладылар. 1936 елда мәктәп файдалануга тапшырыла һәм ШКМ (школа крестьянской молодёжи) дип йөртелә.

Бөек Ватан сугышы елларында мәктәп үз эшен дәвам итте. Мәктәп директоры Каюмова Мәрьям була. Укытучылардан: Гильфанова Сәкинә, Каюмова Сара, Шамкин Хәким, Гыйльмиева Гәффә, Камалиева Хәдичә, Хисматуллина Рәшидә һ.б. укытучылар эшлиләр. Мәктәптә эш шартлары начар, укучыларның өс – баш, ашау – эчүе начар, класска нибары 2 – 3 китап, дәфтәр урынына иске китапларның юл арасына языла иде, корымнан ясалган кара файдаланыла иде. Шундый авыр елларда да бик яхшы укучылар хәтердә калган: Шәрипов Шамил, Вафин Равил, Саттарова Наҗия.

1970 – 71 уку елында Бәрәскә мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртелә. Бәрәзә, Өшкәтә укучылары дә Бәрәскәгә килеп укыйлар.

1980 – 81 уку елында яңа мәктәпкә күчү тормышка аша.