1930 нчы елда Бәрәскәдә ике колхоз барлыкка килә. Түбән авылда - “Таң”, ә югары авылда – “Трактор”.

Колхоз төзелгән елларда мин 12 яшьлек кыз идем. Колхоз төзү турындагы җыелыш Кытый Әхәтләре янында каравыл өендә булды. Хөснетдинов Гыйльми, Хәбибуллин Фәйзи җыелышны башладылар. Колхозлашу 3 елга сузылды. Башта колхозга 30 кеше керде. Колхозга керүчеләр күбәйде. Колхозда эшләгән өчен флаглар куеп ат белән икмәк китерделәр, ә аз эшләгән кешеләргә эт җигеп , кечкенә капчыклар белән китерәләр.( Югары Бәрәскә кешесе Галявиева Мәйшәрәп истәлекләреннән)

Миңа колхозлашу елларында 21 яшь иде. 31 елның көзге чорында без колхозга кердек. Кергәндә 200 ләп хуҗалык язылган иде, ә язга 60 лап хуҗалык кына калды. Ул вакытта техника юк иде. Бөтен эшләр дә кул көче белән башкарылды. Югарылар: “Трактор”,түбәннәр “Таң” колхозы булып йөрде. Һәрберсенең әйбере аерым иде; яшелчә бакчалары, алма бакчалары, җире, суы. Терлекләр бай лапасларында тотылды. Авыл халкы киемнәре: киндер күлмәк, киндер штан, аякта чабата, башта ак бүздән яулык.”(Гайнетдинова Һәерниса апаның истәлекләреннән)

“1931 елда гариза биреп колхозга кердек. Мин урман бригадиры булдым. “Таң” колхозында 6 кырчылык бригадасы, 2 урман бригадасы оешты.

Байларның сыерларын алдылар. Беренче колхозда 60 сыер булды. Бозауларны кеше абзарына яптылар. Доярка булып кердем. Кыш чыккач сыелар белән Яңа Бәрәскә урманына киттек. Җир катыргач кына кайттык. Бик авыр вакытлар иде. Эшләгәнгә икмәк бирделәр. Ниниди генә кыен булмасын без колхозга ышандык, авыр тормыштан котылу юлын бергәләп яшәүдә күрдек.” (Фатыйхова Мәсрүрә апа истәлекләреннән)

“Колхозлашу башланганда без әле балалар гына идек. Мин 30 нчы елда колхозда эшләдем. Күмәкләшү елларын бик яхшы хәтерлим. Колхозга керергә теләгән кешеләр иң беренче гариза язалар иде. Кайберләре гаризаларын бер биреп, бер алып йөрделәр. Югары Бәрәскәдә 4 бригада оешты. Беренче бригадирлар: Садриев, Салимҗанов, Мөхәммәтҗан, Кадыров, Сафин Мостафалар булды.

Безнең колхозга исем бирүче Сәлимҗанов Мөхәммәтҗан булды. Ул бездә председатель булып эшләде.

1932 елның җәе. Без язгы чәчүдә эшләдек. Капчыкларга тутырып ат белән ашлык ташыдык. Мин иң беренче тракторны Мәңгәр басуында күрдем. Бәрәскәгә беренче “фордзон” маркалы трактор 1932 елда кайтты. Беренче тракторчы Галиев Гәрәфи. Хатын – кыз тракторчылар да бар иде. Ахметзянова Рәшидә, Кадыйрова Рабига.

1932 елда 3 СТЗ тракторы, 1 комбайн. 1934 елда 5 трактор, 5 комбайн, 4 автомашина, 1935 елда 8 трактор, 8 комбайн була. Безнең авылда мәчет бар иде, аның манарасын сүтәргә дип рус кешеләре килде. Алар манараны ватып төшерделәр. Мәчетнең стеналары бизәкле иде. Аның эшләнүенә 400 ел инде.” (Камалиев Галимҗан абый истәлекләреннән)