Авыл зиратындагы төрбәләр

Авылыбызда игътибарга лаек тагын бер тарихи истәлек бар: Югары Бәрәскә авылы зиратында кирпечтән эшләнгән ике зур төрбә саклана. Бездә аларны таш пулат дип атыйлар. Кызгыныч, хәзерге вакытта, төрбәләр шактый җимерелгән. Мәктәп музеенда 1978 елда тарих укытучысы Л.М. Әхмәтҗанова төшергән төрбәләрнең фотолары саклана. Ташлулат Югары авыл зиратының уртасында урнашкан. Аның тышы кызыл кирпечтән төзелгән, ә тәрәзә, ишекләре тимердән бизәкләп эшләнгән. Ташпулат эчендә гарәп хәрефләре белән язылган кабер ташы тора. Төрбәләр 14-16 метр чамасындагы зурлыктагы дүрт стеналы йортны хәтерләтәләр. Төрбәләр икесе дә бер-берсенә охшаганнар, яндырылган кызыл, калын кирпечтән өелгәннәр. Түбә шикелле әйберләр юк. Төрбәләрнең биеклеге 2 метр чамасы.

 

Тулырак...

Бәрәскә байлары

Авылыбызда бик күп байлар , сәүдәгәрләр һәм муллалар булган . Менә кайбер авылыбыз байларының тормыш юлы: 

Гали һәм Шәрип байларның байлыклары чиктән аша. Алар берничә йорт, таш кибетләр, мәчетләр салдырганнар. Күпләп мал - туар асрыйлар. Малайларын да үзләре кебек байлар иттермәкче булалар, ләкин аларга илдә властьның халык кулына күчүе комачаулый.

 

Тулырак...

Авылның килеп чыгышы

Бәрәскә авылы каян килеп чыккан соң? Моны төрлечә аңлаталар . Тарихны тирәнгәрәк карап китсәк, кайбер тарихи мәгълүматларга игътибар итәргә кирәк. Бу төбәккә безнең бабаларыбыз беренче тапкыр Бөек Болгар иле монголлар тарафыннан җимерелгәч , явыз илбасарлардан качып күченеп килгән булырга тиеш. Ләкин әле бу вакытта авыллар барлыкка килми, бабаларыбыз шунда яшәгән марилар янына килеп урнашканнар.

 

Тулырак...

Бәрәскә авылы тарихы

Бәрәскә авылы бик матур җирдә урнашкан. Республикабызның төньяк – көнбатышында. Бәрәскә Казан артының борынгы һәм зур авылларының берсе. Аның вакыйгаларга бай чал тарихы, халкыбызның мәгърифәте һәм мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше бар. Бәрәскә тарихы татар халкы язмышының бер чагылышы ул.

 

Тулырак...