Безнең авлвбызның да үзенә генә хас табигать матурлыгы белән карата торган урманнары, күлләре, бакчалары, чишмәләре, инешләре бар. Болар авылыбызның тырыш, табигатен яратучан кешеләр тарафыннан тудырылганнар. Аларның тарихлары белән дә танышып китик.

 

Тулырак...

Безнең борынгы бабаларыбыз аылга нигез салганнан соң , авыл тирәсендәге инеш, елга, күл, урамнарга, гомүмән әйләнә тирәдәге объектларга имемнәр биргәннәр. Бу җирле атамаларының бер өлеше юкка чыккан , үзгәргән, бер өлеше исә вакыт сынавын узып безнең көнгә кадәр килеп җиткән Боларны белү өчен без әби – бабаларыбызга мөрәҗәгать иттек.

Казак урамы
  • Авылыма кайткан чакта
  • Каршы ала басу – кырлар
  • Шатланып, елмаеп дәшә
  • Беренче урам – Казаклар.

Бу урамны хөкүмәт бер байга биргән була. Бай урамны кешеләргә бүлеп бирергә кушкан булган. Бик күп халык җыелган. Урам бүлү вакытында армиядән бер солдат кайтып барган.

 

Тулырак...