Безнең авлвбызның да үзенә генә хас табигать матурлыгы белән карата торган урманнары, күлләре, бакчалары, чишмәләре, инешләре бар. Болар авылыбызның тырыш, табигатен яратучан кешеләр тарафыннан тудырылганнар. Аларның тарихлары белән дә танышып китик.

Каюм күле

Бу күл күп сулы булган. Суда төрле бөҗәкләр, балыклар йөзгән, кул тирәсендә зифа агачлар үскән. Агач ботакларында төрле кошлар үзләренең моңлы тавышлары белән күл буен яңгыратып торганнар. Су өстендә матур төнбоеклар үскән. Хатын - кызлар кер чайкарга килә торган булганнар, ә кечкенә балалар әниләре янында ләгәнгә утырып күлдә йөзеп тә караганнар, чөнки күлнең суы искиткеч чиста булган.

Билгеле, хәзер күлгә кер чайкарга йөрмиләр, ләгәнгә утырып балалар да йөзми. Хәзер балалар күл өсте боз белән каплангач, монда хоккей уйныйлар.Җәен күлдә каз - үрдәкләр рәхәтләнә. Бу күл, безнең бәхеткә, үзенең табигый матурлыгын саклап калган.

Гәрәй күле

Бу күлнең тарихы бик кызыклы. Элек бу күл янында Гәрәй исемле бай торган. Күлнең исеме дә шуннан чыккан. Гәрәй күлне бик карап торган: күлнең төбенә имән сайгаклар җәйдергән, кырыена агачлар утырттырган. Гәрәй күлендә аккошлар йөзгән. Гәрәй гаиләсе белән, бакчада чәй эчел шуларны карап утырырга яраткан. Күлнең суы чиста булганга кешеләр монда бодай юганнар. Күлнең ярында агачлар үскәч, суы салкын булган, шуңа күрә кешеләр коенмаганнар. Гәрәй бик усал булган һәм балаларны күл буенда уйнаттырмаган.

Гәрәй күле грунт сулары белән туенган һәм тирән булган. Ләкин хәзерге вакытта ул чыганаклар күмелгән һәм күлнең суы саеккан. Җирле үзидарә советы күлне тирәнәйтү буенча эш планлаштыра.

Әкәй күле

Бу күл Өшкәтә белән Бәрәскә авыллары арасында урнашкан. Ул урында элек әкәйләр торган, шуңа бу күлне Әкәй күле дип атаганнар. Ул бик зур булмаган. Аның суы яз көнендә һәр елны ташыган. Анда казлар, үрдәкләр йөзгән. Аның янында агачлар үсмәгән. Күлдә атларны да коендырганнар.

Хәзерге вакытта яз җиткәч, аңа кыр үрдәкләре кайта. Алар анда бала чыгаралар. Җәй көне бу күлнең суы бетә. Бары тик сазамыклы җир генә булып кала. Күлнең әйләнә - тирәсендә бик күп төрле агачлар һәм камышлар үсә.

Уразай күле

Уразай күле урынында Уразлы дигән авыл булган. Аны җир упкан, дигән риваять бар. Анда язылган: "Өшкәтә белән Бәрәзә арасында зур елга бар. Өшкәтәгә елга аркылы гына барып була, юлдан көньякка югарырак Өшкәтәгә якын Уразлы дигән авыл булган. Анда мөселманнар яшәгән. Тора - бара авыл халкы динне санламыйча, фәхишәлеккә салынулары сәбәпле, авылны җир упкан"

Бу турыда түбәндәгечә хикәят кылалар. Кичтән авылга бер карт килеп, кунарга сорап йөргән, беркем дә кертмәгән. Ә менә авыл башындагы бер ялгыз әби керткән, ләкин юлчы кунмаган, чыгып киткәндә әбине кисәткән:

- Син иртәгә тавыш - гауга ишетсәң, тәрәзәдән генә кара, дигән. Иртән кояш чыкканда хайваннар акырган, этләр улаган, адәмнәр тавыш күтәргән. Шул арада тузаннар тузып, авыл юк булган. Өе белән әби генә исән калган, диләр.

Шәкерт күле

Бәрәскә авылыннан Әтнәгә барганда, авылдан 200 - 300 метр киткәч, җәй көне юлдан уң якта юешләнеп торган чирәмле иңкүлек күренә. Аның диаметры 15 - 20 метр. Яз көнендә аның уртасында 15 - 20 см тирәнлектә су җыйналып тора. Җәй уртасы җиткәндә ул су кибеп бетә. Ул урында дымлылык яратучы үсемлекләр: бака яфрагы, казаягы, әби бете, су бөтнеге һәм башка күл үләннәре үсә. Көчле яңгырдан соң һәм көзгә таба ул урында яңадан су пәйда була.

Элек бу урында зур гына күл булган. Авылдашыбыз Хисамиев Мөхәм¬мәтхан бабай әйтүенчә, ул күлне "Шәкерт күле" дип атаганнар. Күлнең кырыйларында, су астында яшел чирәм, ә яр буенда биек үләннәр үскән. Анда яшьләр атлар коендырганнар. Күл тирән булган. Таш бәйләп дилбегә төшергәндә дә, таш күл төбенә җитмәгән. Чама белән аның тирән¬леге 8-10 метрдан ким булмаган. Күл суын фермага терлекләргә эчертү өчен ташыганнар, көз көне яр буйларында тегермәндә тарттыру өчен бодай юып киптергәннәр. Яшьләр дә эссе көннәрдә су коенып хәл алганнар.

Ләкин бу тирән, чиста, матур күлне 70 нче елларда чәчүлек җирләрен арттыру максатыннан тракторлар белән күмдереп тигезләгәннәр. Әмма табигать үзенең горурлыгын җуймаган. Бу урынга чәчү вакытында иген чәчеп булмый, чөнки анда ул вакытта су була. Ел буена 2 -3 атна гына булса да "Шәкерт күле" үзенең барлыгы турында авыл кешеләренең хә¬терен яңартып тора.

Инеш

Безнең Бәрәскә авылы инешнең урта агымы буйлап 3 км. га сузыла. Авылыбызда 298 хуҗалык бар һәм 897 кеше яши. Бу инеш авылдан 3 км. ераклыкта урнашкан Ташчишмәдән башлана. Югары авылда аңа Акый чишмәсе сулары агып төшә, ферма янында Өшкәтә инеше килеп кушыла. Инешебез 9 км. озынлыкта. Ул Ашытның сул кушылдыгы. Инеш ярларында таллар, зирекләр үсә, кошлар оя кора, бала чыгара. Кичен капка төбе¬нә утырып кош тавышларын тыңлау үзе бер рәхәт!

Җүкәле күле

Элек бәрәскә ике колхозга бүленгән: Түбән һәм Югары бәрәскә. Монда күл була. Шул күлгә юкә кайрысын салып, җебетен , мунчалар өчен юкә мунчалары әзерли торган булалар. Шуңа күрә бу күлне җүкәле күл дип атыйлар.

Маһирә күле

Бу күл Түбән һәм Югары бәрәскә арасында урнашкан. Шушы күл кырыенда Маһирә исемле әби яшәгән. Шулай ул Маһирә исемен алган. Күл зур булмаган , аның тирә - ягын агачлар әйләндереп алган. Хәзерег көндә бу күл саеккан . җәйләрен каз, үрдәкләр өчен генә сулык булып калган.

Мулла күле

Түбән зират янында ургнашкан. Күл янында мулла яши торган булган һәм шуның исеме белән йортелә торган була бу күл. Бу күл хәзер юк инде. Бу күл элек бик зур, тирән булган . монда атлар коендырганнар. Яз көне бу күл бик каты ташыган.

Алма бакчасы
  • Авылымныж гүзәл урыны-
  • Сәгъди бабай бакчасы.
  • Аның хәтфә үләнендә
  • Бала булып килә чабасы.

"Трактор" колхозының җиләк- җимеш бакчасы . Бу бакчага нигез 1951 нче елда салынган. Бакча булдыру белән Сәгъди бабай җитәкчелек иткән. Аның кул астында 12 хатын - кыз эшләгән Бу бакчага бик күп алма утыртылган булган. Сәгъди бабай бакчага рөхсәтсез кеше кертмәгән, махсус каравылчы бакчаны саклаган. Бакча зурайтылгач, аны саклап тоту өчен, каланча эшләтелгән була. Җиләк- җимештән зур уңыш ала торган булганнар, колхозчыларга хезмәт көненә дә бирелгән. Тырыш, эшчән Сәгъди бабайны хәзер сагынып искә алалар. Хәзер бу Ш бакчада колхозның умартачылыгы. Яз көне шуннан калган алмагачлар шаулап чәчәк аталар. Балалар бу бакчаны бик яраталар. Июнь башларын- , да монда шаулап - гөрләп сабантуйлары уза. Шул бакча яңартылса, бу урын авылыбызның иң матур урыннарыннан берсе булыр иде.

Акый чишмәсе

Аның тарихы бик кызыклы, тыңлагыз. Бу урында элек Акый Галиәхмәте дигән кеше яшәгән. Ул акыллы ярдәмчел кеше булган. Яз җиткәч, аларның идән астына су җыела торган булган. Еллар үткән, идән астында су бетмәгән. Ул өен сүтеп, икенче урынга, тау өстенә күчергән. Ә җыелган суны тирән итеп казыган. Шуннан 1 чишмә чыккан.

Акый Галиәхмәте үлгәч, бу чишмәгә Акый чишмәсе исеме биргәннәр. Авылның балта осталары чишмәгә бура бурап куйдылар, аны бизәделәр, солдатка китәсе егетләр аны буядылар. Югары авыл кешеләре чишмә суын бик яратып эчәләр. Сезгә дә эчеп карарга тәкъдим итәм. Савытларыгыз булса, аларга тутырып алыгыз. Саф тәмле судан башкаларны да авыз иттерегез.

Ташчишмә

Ташчишмә авылыбызның иң матур җиренә урнашкан. Безнең инешебез¬нең башы ул. Ташлар арасыннан саркып чыккан искиткеч саф, тәмле, салкын суы барыгызның күңеленә хуш килер дип ышанам.

Элек - электән тау битеннән арып - талып печән чапкан, җиләк җыйган кешеләр чишмә суы эчеп, тәннәренә сихәт алганнар. Мич сылау өчен ак балчык алырга да менгәләгәннәр. Ташчишмәнең сөзәк тау бите буйлап өск күтәрелсәң, матурлыгына таң каласың! Гаилә белән, классташларың белән ял итү өчен менә дигән урын! Табигатебезнең шундый гүзәл почмагына рәхим итегез дуслар, ләкин онытмагыз, үзегезгә рәхәтлек алып, табигатькә зыян салмагыз, чүп - чар калдырмагыз