Безнең борынгы бабаларыбыз аылга нигез салганнан соң , авыл тирәсендәге инеш, елга, күл, урамнарга, гомүмән әйләнә тирәдәге объектларга имемнәр биргәннәр. Бу җирле атамаларының бер өлеше юкка чыккан , үзгәргән, бер өлеше исә вакыт сынавын узып безнең көнгә кадәр килеп җиткән Боларны белү өчен без әби – бабаларыбызга мөрәҗәгать иттек.

Казак урамы
  • Авылыма кайткан чакта
  • Каршы ала басу – кырлар
  • Шатланып, елмаеп дәшә
  • Беренче урам – Казаклар.

Бу урамны хөкүмәт бер байга биргән була. Бай урамны кешеләргә бүлеп бирергә кушкан булган. Бик күп халык җыелган. Урам бүлү вакытында армиядән бер солдат кайтып барган. Ул да үзенә җир алырга килгән. Һәм солдатның кесәсендә бомба бар дигән сүз чыккач, кешеләр куркып кайтып киткәннәр. Шул хәлдән соң бу урамны Казак урамы дип йөртә башлаганнар. (Мөхәммәтҗанов Мәүлетдин абый истәлекләреннән)

Бакалтай

Бу урам кырыена сенаж бушатканнар. Ул озак вакытлар ятып , анда бушлык калган. Бу бушлыкта яңгырлардан соң сулар җыелган һәм җәй көннәрендә кечкенә күлгә әверелгән. Анда бик күп бакалар булган. Менә шуңа күрә бу урамны Бакалтай урамы дип йөртә башлаганнар. (Мөхәммәтҗанова Дания апа истәлекләреннән).

Ком базы
  • Тарих белән бәйле урын
  • Ком базы бар үзәктә.
  • Тырыш бабам кирпеч суккан
  • Ком алып измәгә.

Әби -бабаларыбыз сөйләгәнчә элек Ком базы урнында урман булган. Сугыш башланган һәм бу урманны утынга кисеп бетергәннәр. Бу урында комлык калган. Авылыбызның аргы ягында кирпеч заводы булган һәм кирпеч сугуда шушы комны кулланганнар.Ком базында сугыш кораллары, каскалар һәм хаттә кешенең баш сөякләре дә табылган. 1769 елда мәчетне төзегәндә шушы кирпечләрне кулланганнар. ( Садриев Абрар абый сөйләгәннәрдән)

Мәчет тыкрыгы
  • Исемендә тарих яңгырашы,
  • Моңлы Азан тавышы.
  • Гасырларны алыштырган
  • Гомерләрнең тиз агышы ...

Бу урам башынңа элек бик матур мәчет булган. Соңрак бу мәчетне сүтеп кибет салганнар. Бүрәнәләрен амбарга алып менеп киткәннәр. Бу урамның хәзерге исеме “ Тукай урамы”. ( Фатыйхов Рәфкать сөйләгәннәрдән)

Утлам урамы

Бу урам башкаларга караганда матурлыгы , яшеллеге белән аерылып торган. Элеккеге заманнарда монда агачлык булган, шул агачлыклар арасында төрле болыннар җәелеп яткан. Озакламый монда кешеләр килеп урнашканнар . Агачлар киселгән, урамнар үзгәргән, ачыклык булып калган, болыннарда атлар утлап йөргәннәр. Утлам “ачыклык “ дигәнне аңлата. Бу урамны Утлам дип йөртә башлаганнар. Бу җирләрдә ( бу урамда) Әхмәтхан һәм Мәйсәрә гайләсе яшәгән . Алар бик бай булганнар. Тегермәннәре, ашлык амбарлары булган. Соңрак бу байның байлыкларын тартып алганнар. Ашлык амбарларыннан мәктәп төзегәннәр. Утлам урамында тагын эчәргә яраклы инеш суы булган. Хәзер инеш ярлары ишелеп, суы пычранып беткән. (Бу урам хәзерге мәктәп яны.) ( Корбанова Хәҗәр апа Әхмәтхан бай улы Гыйлемхан сөйләгәннәрдән искә төшереп сөләгәннәрдән).

Курак - сула урамы.
  • Йортлары яңа булса да,
  • Безнең урам борынгы.
  • Онытма Кураксулам
  • Туган телең , моныңны.
  • Курак – сула диеп никтер
  • Атыйлар бу урамны
  • Марилар юк бит анда
  • Хак мөселман бит аның халкы.

Бу урамның чын исеме “ Яңа урам”, ә Курак сула дип атала башлавының тарихы менә болай:

Урамга бер килен төшә, ләкин кайнанансы белән бер дә уртак тел таба алмый . Берез торгач, башка урамга башка чыгалар. Әниләре үпкәләп марилар сез, кураксула дип артларыннан кычкырып кала. Чыннан да Кураксула дигән авыл бар. Ул Киме артында урнашкан. Кайбер кешеләр авылда марилар яшәгән, шуңа күрә шундый исем бирелгән дип уйлыйлар. Ләкин бу дөрес түгел , авылда бер кайчан да марилар яшәмәннәр.

Бу урамның икенче төрле тарихы турында икенче төрле дә сөйләнә: бу урамдагы һәр йорт саен капка төбендә утыннар өелеп яткан. Кешеләр нәкъ мари авылы Кураксула булган бит дип әйтә торган булганнар. ( Хәзерге Ленин урамы) ( Гыйниятуллина Хәлимә сөйләгәннәрдән)