Авылыбызда беренче балалар бакчасы 1954 елда ачыла.

1968 елда авылда балалар саны арту сәбәпле, тагын 1 группа ачарга булалар. Якында гына урнашкан бала табу йортын бакча итеп үзгәртергә дигән карарга киләләр. Шулай итеп 1972 елга кадәр 2 группада бала тәрбияләнә.

1978 елны бакчаның бинасы искерү сәбәпле, элеккеге идарә бинасына күчерелә.

1995 елны колхоз яңа балалар бакчасы төзи. 1996 нчы Яңа елны яңа бачада каршы алдык.

Элек-электән авылыбызда балалар саны кимемәде, ә киресенчә арта гына барды. Бер группада 27-28әр төрле яшьтәге балалар тәрбияләнде.

Балаларга бакчада урын җитмәү проблемасы җитәкчеләребез өчен дә, әти-әниләр, үзебез өчен дә иң кыен мәсьәләләрнең берсе иде. Чөнки ел саен бакчага керү өчен 10 ар-12 шәр бала чиратта торырга мәҗбүр булды.

Менә ниһаять 2011 елда безнең күптәнге хыялыбыз тормышка ашты. Хуҗалыгыбыз рәисе Илгиз Вильдан улы инициативасы һәм ярдәме белән бакчага өстәп янкорма төзелде. Бакчабызга капиталь ремонт үткәрелде.

2011 елның 1 октябреннән бакчабызда икенче кечкенәләр төркеме ачылды. Бүгенге көндә бакчада 36 бала тәрбияләнә. Аларга 3 тәрбияче, 2 тәрбияче ярдәмчесе, 1 повар, 1 оператор, мөдир хезмәт күрсәтә.